Конкурс вагазов

27 февраль көнне Мөслимдә, ел саен кыз балалар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелә торган, “Әйтер сүзем бар” дип исемләнгән вәгазь бәйгесендә Әлмәт Ислам мәдрәсәсендә укучы кызлар да катнашты. Әлеге бәйгедә чыгыш ясап Низамова Ләйлә беренче урын, Ашрапова Алсу икенче, Ашрапова Алия өченче урыннар алдылар. Киләчәктә дә эчтәлекле вәгазьләр белән динебезне куәтләүдә дәгъватчылар булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!