“Татар дин галимнәре елы”

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар дин галимнәре елы” уңаеннан 26 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздырды. Әлеге чарада Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты. Шулай ук әлеге чара кысаларында дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе тапшырылды. Быел әлеге стипендия тәүге мәртәбә бирелде һәм аңар 7 шәкерт лаек булды, шулар арасында Әлмәт ислам мәдрәсәсенең 2нче курс шәкерте Илназ Каюмов.

Стипендияләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. "Быел "Саматов укулары"нда беренче мәртәбә шәкертләргә дә бүләк әзерләдек. Шәкертләргә остазлары юлыннан барсыннар, динебезгә хезмәт итсеннәр дип, Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясен булдырдык. Шәкертләр бабаларыбыз тәҗрибәсен, рухи мирасын өйрәнсеннәр иде. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, республикабыз, динебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылырга язсын", - дип теләде мөфти хәзрәтләре